Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронин парламент рәисе булып сайланды


Молдованың хакимияттән китүче коммунист президенты Владимир Воронин яңа парламент рәисе итеп сайланды. Оппозиция вәкилләре бу тавыш бирүдә катнашмады.

Конституция нигезендә Воронин өченче мөддәткә президент булып сайлана алмый.

101 урынлы парламентта Воронинны рәис итеп сайлау өчен 52 депутат тавыш бирде.

Парламент хәзер яңа президенты сайлаячак.

Президент сайлау өчен 61 тавыш кирәк. Коммунистлар парламентта 60 тавышка ия.
XS
SM
MD
LG