Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина эчке эшләр министры вазыйфасыннан китә


Франкфурт һава аланында исерек хәлдә тәртип бозганы өчен Германия полициясе тарафыннан тоткарланган Украина эчке эшләр министры Юрий Луценко вазыйфасыннан китү турында гариза язды.

Украина парламенты рәисе Володымыр Лытвын әйтүенчә, Луценко ул гаризасын парламентка тапшырган.

Лытвын парламентта гаризаны укып ишеттерде. Анда Луценко һава аланындагы хәлләр турында матбугат хәбәрләре дөреслеккә туры килми ди.

Франкфурт полициясе белдерүенчә, 6 майда һава аланы хезмәткәрләре Луценконың һәм аның 19 яшьлек улының бик нык исерек хәлдә булуын күргәннән соң, аларга Сеулга барачак очкычка утыру мөмкинлеге бирелмәгән. Шуннан соң 2 юлчы ярсып тавыш күтәргән.
XS
SM
MD
LG