Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бенедикт XVI Иерусалимда христиан, мөселман һәм яһүдләр белән очрашты


Рим папасы Бенедикт XVI Иерусалимда христиан, мөселман һәм яһүдләрнең изге урыннарында булды.

Иерусалимның баш мөфтие белән Бенедикт Кыя Гөмбәзе мәчетендә очрашты.

Очрашуда ул мөселманнарны үткәндәге низагъларны онытып эчкерсез диалог башларга чакырды.

Соңрак папа яһүдләрнең изге урыны Хәсрәт Диварында гыйбадәт кылды һәм Израилнең 2 баш раббие белән очрашты.

Гайсә пәйгамбәр соңгы кичәсен - Яшерен Мәҗлес үткәргән дип саналучы урында Бенедикт Якын Көнчыгышта христианнарның сакланып калуы җәмгыять өчен бик тә мөһим диде.
XS
SM
MD
LG