Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкычлар коела башламасмы?


Әгәр дөнья күләмендә һава юлы иң иминнәрдән саналса, Русиядә киресенчә һәлакәтләре арта бара. Очкычларның күпчелеге иске.

Русия генераль прокуроры Юрий Чайка Федерация шурасына әзерләгән хисабында, очкычларның күпчелеге 60-70 елларда ук җитештерелгәнен әйтә. Ул моңа өстәп Росавиация белән Ростехнадзор оешмаларының да иминлек булдыру өлкәсендә начар эшләүләрен ассызыклый.

“Әлеге оешмаларда һәм аларның җирле бүлекчәләрендә уздырылган прокурор тикшерүләре күп хилафлыклар барлыгын күрсәтте. Дәүләт тарафыннан тикшерүләр тиешле дәрәҗәдә уздырылмый һәм авиация турындагы канун бозыла”, ди Русия прокуроры.

Очкычларның заманча таләпләргә туры килмәвеннән тыш, экипаж әзерлеге дәрәҗәсе дә түбәнгә тәгәри икән. Аларның белемен арттыру белән Росавиация шөгыльләнергә тиеш. Әмма Чайка сүзләренчә, оешма үз эшен җиренә җиткереп эшләми. Шул сәбәпле, экипаж гаебе нигезендә чыккан һәлакатләр арта. Әгәр өченче елны әле 127 очрак теркәлгән булса, 2008 елны инде ул 20 тапкырга арткан һәм 2009га җиткән.

Пермьдә һәлакәткә очраган “Boieng 737” очкычы командирының канында спирт барлыгы ачыклангач, Русия транспорт министрлыгы җинаять кодексына үзгәрешләр әзерләде. Анда айнык булмаган пилотлар өчен җәзаларны арттыру тәкъдим ителә. Ләкин нинди җәзалар турында сүз барганы төгәл билгеле түгел.

Прокурор Чайка сүзләренчә, 2008 елны һава юлы һәлакәтләренең аеруча да күп булуы шактый борчуга сала. Узган ел барлыгы 139 кеше үлгән. Ә аңа хәтлеге елда 26 кеше булган.

Шул ук вакытта дөньякүләмендә һава юлы иң куркынычсыз булып санала. Халыкара һава транспорты берлеге мәгълүматларына караганда, узган елны һәлакәттә 502 кеше үлгән, ә аңа кадәр – 2007 елны ул әле 692 булган.


Гомумән, көнбатыш экспертлары шуны ачыклаган: соңгы вакыттагы һәлакәтләрнең күбесе бик аз сандагы үлемнәр белән яки бөтенләй үлемнәрсез төгәлләнгән. Моңа исә очкычның юлчылар утырып йөри торган урыннарының ныклыгы арттырылу, кайбер технологиянең камилләшә төшүе һәм экипаж әзерләүдәге үсеш сәбәп булып тора икән.

Әмма Русия әле моның белән мактана алмый гына түгел, киресенчә артка тәгәри. Иминлектән тыш, Русия очкычларында хезмәт күрсәтүнең түбән дәрәҗәдә булуы, һәрвакыт ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы да халыкны һава юлы белән йөрүдән биздерүгә китерә.

Русиядә һава аланнары да хәзер шактый кимегән. Әгәр 1992 елны барлыгы 1 302 булса, хәзер 330га калган.

Элекке советлар берлеге илләрендә дә юлчылар иминлегенә зур игътибар бирелә. Мисал өчен Үзбәкстанда 25 елдан да артыграк йөргән очкычларны куллану бер елга тыелган.

Ә Русиядә прокурор сүзләренчә, юлчылар ташуның 70% искергән очкычларга туры килә.
XS
SM
MD
LG