Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә җәнҗал: депутатлар кесә бутаган


Гордон Браун
Гордон Браун

Британиядә депутатларының үз чыгымнарын каплау өчен казна акчасын сарыф итүе зур шау-шу тудырды. Премьер-министр Гордон Браун бар депутатлар исеменнән гафу үтенде.

Британ депутатларының үз чыгымнарын казна хисабына каплавы турында абруйлы Daily Telegraph гәзите язып чыкты. Британия өчен бу яңалык түгел, 5 ел чамасы элек нәкъ шундый җәнҗал купкан иде. Шуңа да карамастан, бу яңа мәгълүмат кабат зур шау-шу тудырды.

Британ депутатларының хезмәт хаклары болай да зарланырлык түгел – елына 100 мең доллар чамасы – илдәге уртача эш хакыннан ике тапкыр күбрәк. Моннан тыш аларга бихисап өстәмә түләүләр каралган. Болары кайвакыт хезмәт хакларыннан да артып китә икән.

Мисал өчен, депутатларга Лондон, я үз бүлгесендә икенче торак чыгымнарын каплау өчен елына 36 мең доллар акча каралган. Депутат вазыйфасы белән сәфәр йөргәндә алар азык-төлеккә елына 10 мең доллар, эш өчен кирәк кәгазь-каләм һәм башка кирәк-яракларга тагын 10 мең доллар тота ала.

Daily Telegraph исемлеге шактый озын. Анда депутатларның салым түләүче хисабына йорт, бакчаларын төзекләндерү, теннис корты астына су үткәрүләрдән алып, бакчачы тоту, этләренә азык сатып алуга кадәр мисаллар китерелгән.

Британ премьеры Гордон Браун бар парламент исеменнән гафу үтенде: "Сәясәтче буларак без бу эшкә үзебезне түгел, халык мәнфәгатен кайгырту өчен килгән. Мин бар сәясәтчеләр һәм партияләр исеменнән шушы хәлләр өчен гафу үтенергә телим."

Гордон Браунның "бар партияләр" исеменнән сөйләве юкка түгел. Казна акчасына типтергән депутатлар арасында аның лейбористлар партиясе генә түгел, оппозициядәге консерватив партия вәкилләре дә бар.

Консерватив партия башлыгы Дэвид Камерон да гафу үтенеп, депутатларның чыгымнарын каплау тәртибен үзгәртергә чакырды.

Шулай да бу җәнҗал беренче чиратта Браун хөкүмәтенә сугар сыман. Икътисади кризис сәбәпле, лейбористларның абруе болай да тарихта иң түбән дәрәҗәдә, соңгы фикер белешүгә караганда ни бары 23% чамасы. Консервативларныкы ике тапкыр югарырак.

Июнь аенда үтәчәк җирле һәм Европа сайлавында лейбористлар оттырса, Браун хөкүмәтенә басым тагы да артачак. Бу очракта 2010 елда үтәчәк парламент сайлавы нәтиҗәсендә Британиядә хакимияткә консервативлар килергә дә мөмкин.
XS
SM
MD
LG