Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радмирның туганнары уку йортын хөкемгә тарта


Хәрби уку йортында курсташларының рәнҗетүләренә түзә алмыйча үз-үзен үтергән Радмир Сәгыйтовның туганнары уку йортын мәхкамәгә бирә.

Новосибирски югары хәрби уку йортында курсташларының рәнҗетүләренә түзә алмыйча үз-үзен үтергән Радмир Сәгыйтовның туганнары уку йортын мәхкамәгә бирергә җыена.

Сәгыйтовларның адвокаты Марина Бунькова элегрәк без саклану министрлыгын хөкемгә тартырга теләгән булсак, хәзер фаҗыйга булган уку йортын җавапка тарту дөресрәк булыр дигән нәтиҗәгә килдек диде.

Аның әйтүенчә, мәхкамәгә мөрәҗәгать июнь аенда тапшырылачак. Таләп ителгән акча күләме 600 меңнән 3 миллион сумга кадәр арттырылачак.

Узган атнада Новосибирски хәрби мәхкамәсе Сәгыйтовны үлемгә җиткерүдә гаепләнгән 10 кешегә хөкем карары чыгарды. Аларның 2-се 2 ярым һәм 3 елга шатрлы төрмә җәзасына хөкем ителде. 8-е 2 ярымнан 5 елга кадәр төрмә җәзасына тартыла.

Хөкем ителгәннәрнең унысы да вәкаләтләре кысаларыннан чыгып яман нәтиҗәләргә китергән гамәлләр кылуда һәм узара мөнәсәбәтләр кагыйдәләрен бозуда гаепле дип табылды.

Әмма һәлак булган Радмирның бертуганы Лилия Сәгыйтова уку йортындагы мондый хәлләр турында хәбәрдар булган җитәкчелек җавапка тартылмады дип бу хөкем карарыннан канәгать булмавын белдерде.

Бер ел элек Радмирның анасы Тәнзилә Сәгыйтова уку йортында үз улының татар булган өчен рәнҗетелүе турында сөйләгән иде. Радмир ротада бердәнбер татар булган.

Тәнзилә Сәгыйтова әйтүенчә, Радмир үзенең рәнҗетелүе турында җитәкчелеккә берничә мәртәбә зарланган булса да, чаралар күрелмәгән.
XS
SM
MD
LG