Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә шартлау 3 кешене үтерде


Чечнядә бер машинада гыйсъянчылар куйган бомба шартлап 2 милиция хезмәткәрен һәм 1 цивильне үтерде.

Рәсмиләр әйтүенчә, шартлау Чечнянең көньягындагы Белгатой авылы янында булган.

Узган айда Мәскәү Чечнядә 10 ел чамасы дәвам иткән террорга каршы киңкүләм чараның уңышлы тәмамлануын игълан итсә дә, һөҗүмнәр тукталмый.

Бүген күрше Дагыстанда чираттагы бәрелеш вакытында махсус көчләрнең бер хезмәткәре һәм билгесез санда сугышчылар үтерелгән.
XS
SM
MD
LG