Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: Әрмәнстанга чик ачу Таулы Карабахка бәйле


Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган Әрмән көчләре низагълы Таулы Карабах төбәгеннән чыкмый торып, Төркия Әрмәнстан белән дәүләт чикләрен ачмаячак дип белдерде.

Азәрбәйҗанга килгән Эрдоган Анкараның Әрмәнстан белән татулашу гамәлләре Азәрбәйҗанны яклаудан чигенү хисабына була алмый диде.

Азәрбәйҗан президенты Илһам Алиев белән уртак матбугат очрашуында Эрдоган, чикләр Азәрбәйҗанны оккупацияләү сәбәпле ябылган иде, оккупация бетми торып, алар ачылмаячак диде.

Төркия Азәрбәҗан һәм Әрмәнстан арасындагы Таулы Карабах низагында Бакуга теләктәшлек белдереп 1993 елда Әрмәнстан белән чикләрне япкан иде.
XS
SM
MD
LG