Молдовадагы Гагауз автономиясе хөкүмәте Русия төбәкләре белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек урнаштыру һәм киңәйтү эшен алып бара.
Гагауз җитәкчесе Михаил Формузал Русиянең 8 төбәге җитәкчесенә, шул исәптән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә шундый тәкъдимнәр юллаган.
Гагаузлар авыл хуҗалыгы өчен орлыклар әзерләү, яшелчә һәм җиләк җимеш, шәраб, шулай ук җиләк-җимеш куертмалары тәкъдим итә.
Гагауз җитәкчелегенең бу тәкъдименә Татарстан һәм Орел өлкәсе җавап биргән.