Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәге корылтайга әзерләнә


Башкортстан татар иҗтимагый үзәге корылтайга һәм 20 еллыгын билгеләргә әзерләнә.

Ул 6 июньдә Резин техник әйберләр җитештерүчеләрнең мәдәният сараенда узачак. Чара Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятен оештыру корылтае белән бергә үтә. Болар турында Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин ирештерде.

Аның сүзләренчә, чараларны аерып үткәрү авыр булу сәбәпле, икесен бергә уздырырга булганнар. Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда узган корылтай арасындагы эшкә хисап ясалачак, яңа җитәкче һәм идарә сайланачак, низамнамәгә үзгәрешләр кертеләчәк.
XS
SM
MD
LG