Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов урынында калачакмы?


Русия президенты Дмитрий Медведевның чыгышыннан соң бу сорау тагын калкып чыкты.

Эш шунда, илбашы коррупциягә каршы яңа кануннарга туры килмәгән чиновниклар алыштырылырга тиеш дип белдергән иде. Интернетның “Башкорт сәясәте” сәхифәсе моны “үзенә күрә бер билге” дип аңлата.

Аңа караганда, әлегә Мортаза Рәхимовның үз теләге белән китүен көтәләр. Әгәр көтеп-көтеп тә чыдамлык җитмәсә, “ышанычны акламавы өчен” дип фәрман бирелүе дә мөмкин.
XS
SM
MD
LG