Чәршәмбе көнне ясаган чыгышында АКШ президенты Обама: “Әгәр дә кулган алынган кешеләргә каршы кылынган начар мөгамәләне күрсәткән фотолар җәмәгатьчелеккә чыгарылса, хәрбиләренең иминлегенә куркыныч яныячак”, дип белдереп, рәсемнәрнең халыкка чыгарылуын туктатырга кушты.
Обама, "Бу фотоларның халыкка чыгарылуы кайбер шәхесләрнең элек алып барган гамәлләрен аңларга ярдәм итмәячәк. Киресенчә, дөньяда Америкага карата каршы фикерләр уятачак", диде.
Обама, кулга алынган кешеләргә карата начар мөгамәләне тәнкыйтьләп, монын АКШ кыйммәтләренә туры килмәвен әйтте.
Узган ай мәхкәмә карарына бәйле буларак Обама, Американ хәрбиләренең кулга алынган кешеләргә каршы начар мөгаләмәләрен күрсәткән фотоларның таратылуына каршы килмәячәген әйткән иде.
Ләкин илнең иминлеге сәбәпле, хәзер рәсемнәрне таратуны рөхсәт иткән карарны үзгәртү өчен мәхкәмәгә яңадан мөрәҗәгать ителәчәк.
Халыкара оешмалар карарга каршы
Күзәтүчеләр Обама мөрәҗәгатенең мәхкәмә тарафыннан кабул итәләчәге турында көчле фараз белдергәндә, кеше хокуклары оешмалары моңа каты тәнкыйть белдерә.
Американ цивил иреклекләр берлеге, Обаманын фотоларны күрсәтергә рөхсәт итмәве, аның сайлау алды чараларында яңгыраган "үтәкүренмәлек һәм җаваплылык" вәгъдәләренә туры килмәвен белдерә. Берлекнең вәкиле Амрит Синг, фотоларның халыкка күрсәтелүе бик мөһим, чөнки халык кулга алынган кешеләргә карата мөгаләмәне үзе бәяли алыр иде, дигән карашта тора.
Ә халыкара кеше хокуклары оешмаларыннан Amnesty international исә, фотолар турында тулы мәгълүмат бирелмәвен белдерә.
Amnestyнең АКШтагы бүлеге урынбасары Ләри Фокс исә, кешеләр газаплана һәм аларның төп хокуклары аяк астына салына дип әйтте.
Обама карарын нәрсә үзгәртте?
Бу хакта АКШ саклану министры Роберт Гатес чәршәмбедә ясаган чыгышыннан чамалап була:
"Безнең Гыйрак һәм Әфганстандагы хәрби башлыкларның икесе дә, бу мәсьәләне бик борчылу белән күзәтүен белдерә. Әгәр бу рәсемнәр халыкка чыгарылса, бу Американнар тормышына зыян гына китерәчәк”, дигән иде ул.