Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Пакстандагы бәрелешләрдән 834 мең кеше качты


БМОның Качаклар идарәсе җитәкчесе Антонио Гутеррес Пакстанның төньяк-көнбатышында хөкүмәт көчләре белән Талибан сугышчылары арасында соңгы вакытлардагы каты бәрелешләрдән 834 меңләп тыныч кеше качып киткән дип белдерә.

Былтыр аннан 500 меңләп кеше качып киткән иде инде.

Пәнҗешәмбе качаклар шәһәрчегендә булган Гутеррес фаҗигадән котылу өчен Пакстанга зур халыкара ярдам кирәк диде.

Сват үзәнлегендә Талибан белән хөкүмәт арасындагы солых килешүеннән соң Талибан күрше районнарда да үз контролен урнаштыра башлагач, хөкүмәт узган атнакичтә анда Талибанга каршы киңкүләм хәрби чараларга кереште.
XS
SM
MD
LG