Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 22 сугышчы үтерелде


Әфганстанның көньягындагы Һелманд виләяте полициясе һәм рәсмиләре бер бәрелештә 22 Талибан сугышчысы үтерелде дип белдерә.

Һелманд губернаторы вәкиле әйтүенчә, атнакич Талибан сугышчылары Наузад районында һөҗүм итеп полициянең 2 тикшерү капкасын үз кулларына алган, полиция качып киткән.

НАТО һава көчләре ярдамендә ул сугышчыларга җавап һөҗүме булган.

Бәрелештә әфган көчләре ягыннан югалтулар булмады дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG