Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карабах солых килешүенә куркыныч янамыймы?


Әле бер атна элек кенә Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан Таулы Карабах мәсьәләсен хәл итүгә бик якын кебек тоелган иде. Әмма соңгы көннәрдә аңлашылмаучанлык туды.

7 май көнне ике ил президенты Серж Саркисян һәм Илһам Алиев Прагадагы “Көнчыгыш партнерлык” саммиты кысаларында очрашып сөйләште. Әлеге сөйләшүдән соң президентларның берсе дә рәсми белдерү ясамаса да, низагны хәл итүдә арадашчы булган Мински төркеме үзгәрешнең уңай якка булачагына ишәрә ясады.

Карабах низагын чишү килешүенең өлгесе күптән бар иде. Мадрид килешүе дип аталган бу документны Минск төркеме әгъзаләре Франция, АКШ һәм Русия - Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан тышкы эшләр министрларына 2007 елның ноябрендә Мадридта тәкъдим итте. Аның нигезендә азәри җирләреннән әрмән гаскәрләрен чыгару, төбәкккә халыкара тынычлык саклау көчләрен китертү, төзекләндерү, качакларның кире кайтуына шартлар тудыру һәм ахыргы чиктә Таулы Карабахның статусын халык референдумы юлы белән билгеләү кебек маддәләр ята.

Прагадагы очрашудан соң, Мински төркеме рәистәше Мэтью Брайза ике ил арасында Таулы Карабах мәсьәләсендә каршылыклар кими бара дигән иде.

“Алиев һәм Саркисян сөйләшүләр нәтиҗәсендә, идеяләрнең күпчелеге белән килеште”, диде ул.

Әмма 11 май көнне Азәрбайҗан президенты идәрәсенең халыкара мөнәсәбәтләр департаменты башлыгы Нәүрүз Мамәдов “Азатлык” радиосына Таулы Карабах низагы турында әңгәмә бирергә теләвен белдерде. Анда ул Мински төркеме рәистәшенең сүзләрен ялган дип әйтте.

Мамәдов сүзләренчә, Мински төркеме низаг чишүне һәрвакыт кичектереп килә. Һәм Брайза аны үз хезмәт урынында тагын да югарырак дәрәҗәгә ирешү өчен куллана.

Моннан тыш Мамәдов Әрмәнстанны да гаепләде.

“Алар низагны чишү өчен бернинди адым да ясарга теләми, киресенчә Азәрбайҗан җирләренә дәгъва кыла”, диде ул.

14 май көнне Брайза мәсьәләгә ачыклык кертү нисбәтеннән, Мамәдовның Прагадагы очрашуда булмавын һәм шуңа ниндидер белдерүләр ясавын урынлы түгел дип әйтте.

Ул ике ил президенты очрашканда низагны чишү мәсьәләсендә алга китеш булганын раслады. Һәм солых килешүе куркыныч астында дигән сүзләрне кире какты. Киресенчә Брайза президентларның тәкъдиме нигезендә, бу эшне тагын да җанландырырга килешенгәнен бәян итте.

Мамәдовның белдерүе асылында нәрсә ятканын тиздән Петербурда узачак Алиев белән Саркисянның очрашуы вакытында гына белеп булачак.
XS
SM
MD
LG