Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә финанс җәнҗалы сәбәпле хөкүмәт әгъзасы китә


Британия хөкүмәтенең юстиция өчен җаваплы әгъзасы Шәһит Мәлик түрәләргә канунсыз компенсация җәнҗалына бәйле рәвештә вазифасыннан китүен белдерде.

Мәлик бу җәнҗалга бәйле рәвештә вазифасыннан китүче иң беренче хөкүмәт әгъзасы. Ул Британия хөкүмәтендәге беренче һәм бердәнбер мөселман да.

Британ киңкүләм мәгълумат чаралары түрәләр чыгымнарын канунсыз рәвештә каплау очракларының күп булуы турында парламент тикшерүе нәтиҗәләрен халыкка җиткергән иде.

"Daily Telegraph" газеты язуынча, Мәлик икенче йорт сатып алуның бер өлешен каплау өчен үзенә дистәләрчә мең долларга тиж акча түләүне сораган булган.

Бу җәнҗал Британиянең барлык төп сәяси фиркаләренә дә кагылды. Әмма иң зур орым хакимияттәге Лейбористлар партиясенә булды.
XS
SM
MD
LG