Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия икътисады 23 процентка кимегән


Дөнья икътисадый кризисы тәэсирендә Русия икътисады бу елның беренче 3 аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда 23 процентка кимегән.
Бу турыда Федераль статистика идарәсе белдерә.

Европа Берлегенең статистика идарәсе Евростат еврозонадагы 16 илнең икътисадлары 2009 елның беренче чирегендә 2.5 процентка кимеде дип белдерә.

Берлектәге иң зур икътисадка ия булган Германиядә икътисад ике Германиянең кушылуыннан соңгы иң зур кимү кичергән. Бу елның беренче чирегендә анда кимү 3.8 процент булган.

Франция икътисадында да рәсми рәвештә рецессия игълан ителде.
XS
SM
MD
LG