Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев НАТОны тәнкыйтьли


Русия президенты Дмитрий Медведев НАТОның Грузиядәге хәрби күнегүләрен тәнкыйтьләде һәм яңа иминлек килешүе имзаларга чакырды.

Җомга Русия дәүләт телевидениесе Медведев белән әңгәмәнең кайбер өлешләрен күрсәтте.

Медведев НАТОның көнчыгышка таба киңәюе яңа бүленешләргә китерде һәм Европаның иминлеген киметте ди.

Русия президенты АКШ, Канада, Европа Берлеге, НАТО һәм элекке совет илләре оешмалары яңа иминлек килешүе әзерләргә тиеш диде.

Былтыргы Русия-Грузия сугышы нәтиҗәсендә туңдырылган Русия-НАТО мөнәсәбәтләре соңгы аралары яңадан җылына башлаган иде.

Әмма дипломатларны чыгарып җибәрү җәнҗалы һәм узган атнада Грузиядә НАТО күнегүләре башлану сәбәпле мөнәсәбәтләр тагын начараеп китте.
XS
SM
MD
LG