Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Евровидение-2009ның финалы үтә


Мәскәүдә Евровидение-2009 телевизион җыр бәйгесенең финалы үтә.

Анда финалга чыккан 25 ил вәкилләре катнаша.

Быелдан гамәлгә кергән яңа кагыйдә нигезендә, финалга чыгучыларны тамашачылар һәм һәр илдән һөнәри җюри әгъзалары сайлый.

Русия җюриен продюсер Игорь Матвиенко җитәкли.

Былтыргы Евровидение бәйгесендә Дима Билан җиңгәннән соң, быелгы бәйгене үткәрү хокукы Русиягә бирелде.

Быел анда Русия исеменнән "Йолдызлар фабрикасы"ннан чыккан Анастасия Приходько чыгыш ясый.

Берничә ел элек бу бәйгедә җырчы Алсу икенче урын алган иде.
XS
SM
MD
LG