Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Африкага җыена


Барак Обама АКШ президенты буларак Африкага беренче сәфәренә җыена. Ул сәфәр июль аенда Ганага булачак.

Гана тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, АКШның беренче кара тәнле җитәкчесе Обама Британиянең элекке биләмәсе Ганада 10-11 июльдә булачак.

Атасы Африка иле Кениядән булган Барак Обаманың былтыр АКШта президент сайлауда ышанычлы җиңүгә ирешүе Африкада зур дулкынлану белән кабул ителде.
XS
SM
MD
LG