Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шри-Ланкада Тамил юлбарыс җиңелүен таный


Шри Ланканың сепаратист Тамил юлбарыс төркеме хөкүмәткә каршы дистәләрчә ел дәвам иткән сугышта җиңелүен танып сугышны туктатуын игълан итте.

Гыйсьянчыларның Tamilnet интернет сәхифәсендә Тамил юлбарыс вәкиле Селвараса Патманатанның сугыш ахырына җитте, һәм юлбарыслар үз кешеләрен саклау өчен атышларны туктатырга булды дигән белдерүе чыгарылды.

Шимбә көнне Шри-Ланка президенты Маһинда Раҗапакса инде хөкүмәт гаскәрләренең гыйсьянчылар сугышчыларын тар-мар итүен әйтеп җиңү игълан иткән иде.

Шулай да БМОның Шри-Ланкадагы вәкиле Горден Вайс бәрелешләр барган урында әле дистәләрчә мең кеше кала, бу белдерүләрне расларга әле бик иртә диде.

Тамил юлбарыслары Шри Ланканың азчылыктагы тамил халкы бәйсезлеге өчен чирек гасыр кораллы көрәш алып барды.
Бу сугышта 70 меңнән артык кешенең гомере өзелде.
XS
SM
MD
LG