Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кнәзбикә Казанга юл алды


Милли музей хезмәткәрләре Йосыповлар тарихына багышланган күргәзмә ачылышына Ксения Йосыпованың килүе халыкның музейга йөрүен тагын да арттырыр дип өметләнә.

Казандагы кайсы гына музейга шалтыратма, илдә кризис булуга карамастан, йөрүчеләр саны кимемәде, ә арта да төште, дип белдерәләр.

“Барсы да үзебезнең оештырудан тора. Безгә килмиләр, йөрмиләр, дип елап утырырга кирәкми. Базар шартларында яшәгәч үзебезнең таварны тәкъдим итәргә, рекламларга һәм кешеләрне җәлеп итергә өйрәнергә тиешбез”, ди Тукай музее мөдире Рәмис Әймәт.

Рәмис Әймәт
Тукай музее быел беренче тапкыр “Музейда төн” чарасына кушылды. Алар шимбәдән якшәмбегә каршы төн өчен махсус программа да әзерләгән. “Музейда төнге могҗизалар” дип аталган тамашаны карарга килүчеләр 200дән артык булган. Әлбәттә, зур булмаган Тукай музее өчен бу хәйран инде, дип белдерә музей хезмәткәрләре.

“Шәрык” яшьләр клубы оештырган кичке уеннар белән тәмамланды. Дискотека биюләре генә түгел бит, яшьләребезгә нәкъ менә онытылып бара торган, безнең әби-бабаларыбыз уйнаганнарны кабат яшьләргә кайтару өчен эшләнде ул”, ди Әймәт.

Тукай музеена, бәлки әлеге мәдәният учагының эш сәгатен кичке 10га кадәр озайтырсыз, дип шалтыратучылар да бар икән. Көндезләрен яшьләрнең күбесе эштә, ә студентлар һәм югары сыйныф укучылары мәктәптә бит.

Тукай музее Милли музейның бер бүлеге. Милли музей хезмәткәре Альбина Гәзизуллина әйтүенчә, быел “Музейда төн” чарасын алар, башка еллардан аермалы буларак, үзләренең барлык бүлекләрендә дә: Тукай, Насыйри, Боротынский, Горький музейларында да үткәргән.

Милли музейның үзенә генә бер кичтә 4 мең 700ләп кеше килгән. Узган ел “Музейда төн”не 3 мең ярым караучы булган. Элек Милли музей “төнге” чарага ишекләрен бушка ачкан булса, быел билет белән керткәннәр. Финанс кризисы вакыты бит, дип белдерә алар.

“Нәкъ шушы көнне “Казан - спорт башкаласы” дип аталган яңа күргәзмә ачылды. “Ак барс” такымы яулаган “Гагарин кубогын” һәм башка такымнарның призларын һәм шәхси әйберләрен күрергә була иде”, дип Гәзизуллина төнге музейга килүчеләрнең күбесе яшьләр булганлыгын белдерде.

“Татар халкы әкиятләренә нигезләнеп экскурсияләр уздырылды. Мисал өчен, бер залда Су анасы, икенчесендә Шүрәле, өченчесендә Бичура каршы алды һәм экскурсияләр үткәрде. Бу Казанлыларга бик ошады”, ди шулай ук музей хезмәткәре Руфия Ишмәтова.

Ишмәтова сүзләренчә, төрледән-төрле чаралар үткәреп кенә халыкны музейга җәлеп итеп була.

Менә 20 май көнне Милли музейда “Йосыповлар нәселе тарихы. Казан – Петербур – Париж” дип аталган күргәзмә ачылачак. “Париждан зиннәтле йорт җиһазлары кайтарылды. Бу күргәзмә бер ай гына эшләячәк. Ачылышына Сөембикә ханбикәбезнең ерак туганы княгиня килергә тиеш”, ди Ишмәтова.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, кнәзбикә-княгиня Ксения Йосыпова (Юсупова) кичә Петербурдан Казанга юл алган. Хәзер Юсыпова Грециядә яши. Ул Русиядә 11нче тапкыр инде. “Әнием ягыннан мин Йосыпова, ә әтием ягыннан Шереметьева. Һәм безнең нәселгә хан Йосыф нигез салган”, дип белдергән кнәзбикә.

Милли музей хезмәткәрләре бу күргәзмә җәй буе эшләсә иде дигән теләктә.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, 18 май – Халыкара музейлар көне уңаеннан, узган ел республикада уникаль проект тормышка ашуны да билгеләп үтте. Милли музей, Эрмитаж һәм Лувр музее берлектә “Кытайдан Европага кадәр. Ислам дөньясы сәнгате” дигән күргәзмә тәкъдим иткән иде. Бу күргәзмәне 34 мең ярымнан артык кеше караган.

Гомүмән, “Эрмитаж-Казан” үзәге хезмәткәрләре дә үзләренә йөрүчеләрнең саны арта, дип белдерә. “Музейда төн”гә аларга быел 700 кеше килгән. Ә узган ел исә, 300ләп кенә булган. Милли музей, Тукай музее һәм башкалардан аермалы буларак алар бу көнне чараларын бушка үткәргән.

XS
SM
MD
LG