Accessibility links

Кайнар хәбәр

Силантьев мөфтине алмаштыртмакчы


Сарытау газетасының беренче битендә - Мөкатдәс Бибарсов
Сарытау газетасының беренче битендә - Мөкатдәс Бибарсов

Мөкатдәс Бибарсовны таблигчылар белән хезмәттәшлектә генә гаепләп калмадылар. Силантьев мөфтигә тап төшерүне дәвам итә.

Урыс халкы чиркәвенең хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев Сарытау хакимиятенә мөфти Бибарсов урынына башка дин әһелен куярга тәкъдим итә.

“Саратовский взгляд” газетасына биргән әңгәмәсендә ул Идел буе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Бибарсовны “Таблиг җәмәгате” оешмасы белән хезмәттәшлектән тыш, Русия гаилә кодексын тәнкыйть итүен, шулай ук Русия президенты сайлавында имеш хәрәмләшүләр булган дигән сүзләрен дә искә төшерә. Һәм мондый кешене Сарытауда мөфти итеп калдыру һич ярамый дигән карашта тора.

“Сарытау мөфтие мөселман җәмгыятенең дә, хакимиятнең дә өметен акламады, шуңа аңа алмашка башка мөселман җитәкчесен эзләргә кирәк”, ди үзен ислам белгече дип танытырга яраткан Силантьев.

Бибарсовны пычрату Русия югары мәхкәмәсенең “Таблиг җәмәгате” оешмасын илкүләм тыюдан соң башланды. Хәтта ки белгечләр оешманың бернинди куркыныч тудырмавын һәм күп кенә Көнбатыш илләрдә эшләп килүен әйтсә дә. Ә Бибарсов Идел буе һәм Себер мөселманнары арасында тамыр җәйгән таблигчыларны чиновниклар хөҗүменнән коткарып килгән икән.

“Әлеге экстремистлар белән “дуслык”ның сәбәпләрен тикшерү вакыты җитте”, ди Силантьев.

Ул Сарытау хакимият җитәкчеләрен мөселман оешмалары белән эшләгәндә бик сак булырга чакырды. Имеш хәзер аларның гамәлләре экстремистларга ярдәм итү дип бәяләнергә мөмкин.

Силантьевның мөселман руханиларына бәрелүе беренче тапкыр гына түгел. Бигрәк тә ул мөстәкыйль эш йөрткән һәм үз фикерен куркмыйча әйтә белгән ислам дине әһелләренә тап төшерергә ярата.

Әле күптән түгел генә ул урыс телендәге ислам китапларының 80% ваһһабчылык идеяләре салынган һәм аларның нигезендә христиан кануннарына буйсынмау ята, дип белдергән иде.

Сарытау газетасына биргән әңгәмәсендә дә ул Бибарсовны таблигчыларга иң күп ярдәм иткән рухани дип әйтүдән тыш, Русия мөфтиләр шурасына да таш атмый калмады.

Силантьев мөфтиләр шурасы чыгарга китапларның күпчелеге экстремистик әдәбият исемлеген тулыландыра, шура рәистәше Нәфигулла Әширов “Хизбуд-Тахрир”ны яклап белешмәлекләр чыгара дип белдергән. Аныңча бу гамәлләр оешма дәрәҗәсен хәзер шактый какшаткан.

“Таблигчыларны да яклау инде җыелганнарга өстәмә булды. Хәзер инде ислам китаплары экспертлар шурасына үз белгечләрен кермәүгә Русия мөфтиләр шурасы дәгъваларын белдерә алмаячак”, ди Силантьев.
XS
SM
MD
LG