Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңтимер һәм Сәкинә Шәймиевлар керемнәрен бәян итте


Татарстан президентының рәсми интернет сәхифәсендә кайбер саннар дөнья күрде.

Татарстан президенты үткән 2008 елда 8 миллион 631 700 сум алган булган. Миңтимер Шәймиев 5 миллионнан артык сумны президент урынында эшләгән. Шулай итеп Татарстан җитәкчесенең айлык эш хакы 439 мең 800 сумга җиткән.

Шулай ук, ул 2008 елда банклардагы кертемнәрдән һәм кайбер акцияләрдән 3 миллионнан артык сум табыш алган.

Рәсми саннарга караганда, Сәкинә Шәймиева үткән 2008 елда 276 мең сумлык табыш алган. Алардан 50 меңне пенсия тәшкил итә. Сәкинә Шәймиева аена 4 мең 225 сумлык пенсия ала.

Шулай ук Шәймиевларның Казанда бер фатир (268 кв.м) һәм бер йорт (505 кв.м) бар.

Башка төрле милек теркәлмәгән.

Елегрәк Русия президенты Дмитрий Медведев декларация кампаниясе барышында, салым хезмәтенә барып үзенең керемнәре турында мәгълүматларны тапшырган иде.

Шулай ук, Русия башлыгы, Русиядәге югары дәрәҗәле җитәкчеләр керемнәр турындагы мәгълүматларны бәян итәргә тиеш дигән фәрман да чыгарды.
XS
SM
MD
LG