Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты керемнәрен күрсәтте


Русия президенты һәм башка югары дәрәҗәле җитәкчеләрнең башлангычын Татарстан да күтәреп алды. Миңтимер һәм Сәкинә Шәймиевлар керемнәре турында бәян итте.

Татарстан президентының рәсми интернет сәхифәсендә кайбер саннар дөнья күрде.

Татарстан президенты үткән 2008 елда 8 миллион 631 700 сум алган булган. Миңтимер Шәймиев 5 миллионнан артык сумны президент буларак эшләгән. Шулай итеп Татарстан җитәкчесенең айлык эш хакы 439 мең 800 сумга җиткән.

Шулай ук ул 2008 елда банклардагы кертемнәрдән һәм кайбер акцияләрдән 3 миллионнан артык сум табыш алган.

Рәсми саннарга караганда, Сәкинә Шәймиева үткән 2008 елда 276 мең сумлык табыш алган. Алардан 50 мең 700 сумны пенсия тәшкил итә. Сәкинә Шәймиева аена 4 мең 225 сумлык пенсия ала.

Шулай ук Шәймиевларның Казанда бер фатиры (268 кв.м) һәм бер йорты (505 кв.м) бар.

Башка төрле милек, транспорт чаралары турында мәгълүмат юк.

Зур чиновникларның керемнәрне күрсәтү кампаниясе башлангач, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов анда катнашырга теләмәве хакында белдергән иде.

Апрель аенда Русия президенты Дмитрий Медведев, декларация кампаниясе барышында, салым хезмәтенә барып гаилә керемнәре турында мәгълүматларны тапшырды. Аннан соң хөкүмәт башлыгы һәм башка җитәкчеләр дә шул юлдан барды.

Шулай ук, Русия башлыгы, Русиядәге югары дәрәҗәле җитәкчеләр керемнәр турындагы мәгълүматларны бәян итәргә тиеш дигән фәрман да чыгарды.
XS
SM
MD
LG