Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстан: сәясәте дә кино шикелле


Һиндстан демократиясе: 700 миллион кешенең тавыш бирү хокукы бар
Һиндстан демократиясе: 700 миллион кешенең тавыш бирү хокукы бар

Күпчелек илләрдә сайлауга бер көн җитә. Дөньяның иң эре демократиясе саналган Һиндстанда моңа айдан артык вакыт кирәк. Апрель уртасында башланган тавыш бирүләр узган атна гына тәмамланды. Бу илдә 700 миллион кешенең тавыш бирү хокукы бар.

Һиндлар калсын, калганнар китсен...


Нигезен Һиндстанның Милли Конгрессы (ҺМК) тәшкил иткән Берләшкән Прогрессив Альянс (БПА) бу юлы да җиңәр дигән фаразлар булса да, аның шундый өстенлек белән җиңәчәген азлар көтте. Узган ел Мумбай һөҗүмнәреннән соң күпләр тавышын милләтчеләргә бирер дип көтелгән иде.

543 урынлы парламентта БПА 270-ләп урын ала, Лок Сабһаның яртысын диярлек. Төп көндәш – нигезен милләтчел Баратия Җаната Парти (БДП) тәшкил иткән Милли Демократик Альянс (МДА) – йөз урын чамасы азрак алачак.

Иң кызыгы, нәкъ һинд киноларында шикелле, бу көндәш көчләрнең икесендә дә мәшһүр Ганди нәселе вәкилләре бар.

Һинд Кеннедилары

Соня Ганди тавыш биргән, бармагында тамгасын күрсәтә

Милли Конгрессны 62 яшьлек Соня Ганди җитәкли. Чыгышы белән Италиядән, элекке премьер Раджив Гандиның тол хатыны, мәшһүр Индира Гандиның килене. Аның балалары – Раһул һәм Приянка – әти-әниләре вә ата-бабалары эзеннән сәясәткә киткән, аларны “һинд Кеннедилары” дип йөртәләр.

76 яшьлек премьер Манмоһан Сиңһ яңа хәкүмәт төзү эшенә кереште. Әмма ул хакимияттә озак калмас диләр. Аның урынына күпләр 39 яшьлек Раһулны димли. Ләкин, кайбер хәбәрләргә караганда, Соня ханым моңа бик каршы икән, иминлек күзлегеннән чыгып булса кирәк.

1984 елның 31 октябрендә әбисе Индира Гандины сакчылары атып үтергәндә Раһулга ни бары 14 яшь булган. 1991 елның 21 маенда тамил интихарчысы әтисе Раджив Гандины шартлатканда Рахул инде 21 яшьтә була.

Шул ук иминлек күзлегеннән чыгып, Рахул әле мәктәптә, әле өендә укыган. Флорида көллиятен ул Раул Винчи исеме белән бетергән. Бер ел эчендә Кембриҗда магистр дәрәҗәсен алган.

Ганди Гандига каршы

Мөселман ханымы бармгында тавыш бирү тамгасы

Ул арада, көндәш БДП партиясенең үз «гандисы» бар – 29 яшьлек Варун Ганди, Рахулның икетуганы. Варун – Раджив Ганди энесе Санҗай Гандиның улы. Әйткәндәй, Индира ханым нәкъ менә аны үзенең варисы итәргә теләгән. Ләкин ул 1980 елда 33 яшендә машина казасында һәлак була.

1983 елда Санҗайның тол хатыны Манека белән кайнанасы арасында сәяси низаг куба. Манека өч яшьлек улын алып Индира Ганди канаты астыннан китә һәм чирек гасыр вакыт узгач, улын оппозиция сафларына китерә.

Яшь сәясәтче булуга карамастан, Варун Ганди кайнар канлы милләтче буларак инде танылып та өлгерде. Үзенең бер чыгышында ул “һиндлар Һиндстанда калсын, калганнар Пакстанга ычкынсын” дигән сүзләр әйтеп, мөселманнарның ачуын чыгарды.

Милләтара нәфрәт таратуда гаепләнеп, ул башта кулга алынды. Ләкин соңыннан сайлау вакытына фидия акчасына иреккә чыгарылды.

Ахыр чиктә Варун парламентка бик җиңел үтте һәм хәзер үзенең туганнары белән сәяси көрәшкә әзерләнә.


Мәгълүмат өчен: Һиндстанда 140 млн. чамасы мөселман яши. Индонезия һәм Пакстаннан кала ул дөньяның өченче мөселман иле. Мөселманнар сайлау нәтиҗәләренә кәнәгатьләнү белдерә.


XS
SM
MD
LG