Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатих Кәрим язмышы сак булырга чакыра


Фатих Кәримгә багышланган яңа рәсем. Скобеев эше.
Фатих Кәримгә багышланган яңа рәсем. Скобеев эше.

Татар әдәбияты классигының тууына 100 ел тулуга багышланган “Фатих Кәрим – шагыйрь һәм яугир” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә сүз әнә шул хакта да булды.

Татарстан фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина сүзләренчә, Фатих Кәрим иҗатында иң беренче чиратта кешелеклелек идеяләренең алга чыгуын күрергә мөмкин.

“Бу иҗатта без яңа җәмгыять төзүнең өстенлекле булуын түгел, ә кеше рухының зурлыгына дан җырлауны, һәм кешенең азатлыкка омтылу көчен, милләтнең үз тарихы белән горурлану көчен яңгырата алуын күрәбез”, ди Заһидуллина.

Билгеле булганча, Советлар заманында бигрәк тә, Фатих Кәримгә “ватан азатлыгы өчен көрәшкән” дип дан җырланды. Аның шигъриятендәге башка төсмерләргә артык игътибар булмады.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында үткән бу җыенда әлеге гыйлем йортының мөдире Ким Миңнуллин Фатих Кәрим язганнар үз заманы кысаларыннан чыгып киң яңгыраш алып яшәвен дәвам итә, дип белдерде.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина әйтүенчә, Татарстан шагыйрьгә багышланган чаралар белән яшәвен дәвам итә.

“Гыйнвар аенда Казаннан бер төркем Багратионовски шәһәренә барып Фатих Кәримнең 100 еллыгына багышланган чарада катнашты. Февраль аенда Милли музейда аңа багышланган күргәзмә һәм “Соңгы дәфтәр” дип аталган китабы тәкъдим ителде. Республиканың күп кенә уку йортларында һәм китапханәләрендә әдипне искә алу кичәләре булып узды”, диде Нигъмәтуллина.

Казандагы чарада шагыйрьнең туган ягыннан – Башкортстанның Бишбүләк районы вәкилләре дә бар иде. Район шурасы сәркатибе Газинур Хисмәтов, Фатих Кәрим туган авыл – Аетта урта мәктәп тулысынча төзекләндереләчәк, дип белдерә.

Газинур Хисмәтов
“Башкарып чыгарга исәп бар. Безгә республика күләмендә ярдәм вәгъдә иттеләр. Район хакимият башлыгы Наил Гатауллин мине монда озаткан вакытта: “Якын тирә авыллар өчен төп үзәк мәктәп булып калачак, анда зур эш башкарып чыгачакбыз”, дип әйтеп җибәрде.

Республика хөкүмәте карары белән берникадәр акча биреләчәк. Күпме булачагын әйтә алмыйм. Әлегә имзаланмаган. Кул куелачак һәм акча бүленәчәк”, ди Хисмәтов.

Газинур Хисмәтов әйтүенчә, шулай ук иҗатчыларга район күләмендә бирелә торган бүләкнең дә ничә сум булачагы ачыкланмаган. Билгеле булганча 5 ел саен бу районда Фатих Кәрим бүләге тапшырыла. Нәмзәтләр бар инде, ди Хисмәтов.

Бүләк дигәннән, шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан Калининград өлкәсенең Багратионовски шәһәре открытка да чыгарган. Аны конференциядә катнашучыларга тараттылар. Бу тәбрикләмәдә шигъри юллар татарча язылган.

“Ниләр генә кичермәде башым,
Нинди генә юллар үтмәдем;
Тормыш өчен булгач бар яшәвем,
Көрәштән тыш нәрсә көтмәдем”, диелгән.

Бу очрашу вакытында Казанда яшәүче рәссам Валерий Скобеев үзе ясаган рәсемне тәкъдим итсә, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова Казандагы урамга шагыйрь исемен язганда 3 җирдә хата җибәрелүгә йөрәге әрнүен белдерде.

Халык шагыйре Ренат Харис үзенең чыгышы вакытында бүгенге сәяси хәлнең кискенләшүен дә искә алып узды.

“Бүген дә бөтендөнья икдисадый кризисына бәйле рәвештә сәясәт кискен хәрәкәтләр ясый. Без аның авыр адымнарын күрәбез. Йөрәгебезгә шик-шөбһә урнашуын сизенәбез. Әдәбият, сәнгать әһелләренең матди хәлләре дә, рухый хәлләре дә мактанырлык түгел. Төшенкелеккә, өмет өзелүгә дә ерак калмады булса кирәк. Шәһси факторның кабат әһлакъ чикләрен җимерүе ихтимал.

Ләкин бу киеренкелек сәяси психозга әверелмәс дип ышанасы килә. Кыскасы, Фатих Кәримнең гыйбрәтле язмышы бүген дә безне- язучыларны да, галимнәрне дә, сәясәтчеләрне дә, хокук сакчыларын да бер-беребезгә үтә дә сак булырга чакыра”, ди Ренат Харис.

Фатих Кәримгә сугышка киткәнче нахакка гаепләнеп Сталин репрессиясенең иң ачы газапларын да күрергә туры килә.
XS
SM
MD
LG