Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчасарайда I Бөтендөнья Кырым татар Конгрессы ачылды


19 майда Бакчасарайда Хан сараенда тантаналы төстә I Кырым татар Корылтае ачылды.

Көндез сәгать 11-дә Хан сараеның эчке бакчасында Русия, Төркия, Романия, Польша, АКШ һәм башка илләрдән сайланган 400ләп делегат һәм 300ләп кунак җыелды. Кырым татар тарихында беренче бөтендөнья конгрессының ачылуы турында Милли мәҗлес рәисе һәм корылтайның оештыру комитеты башлыгы Мостафа Җәмилев игълан итте һәм котлауларын җиткерде.

Чарада Крым татар һәм Украина гимннары яңгырады.

Көндезге сәгать бердә корылтайда катнашучылар Хан сараендагы мәчеттә күмәкләп намаз укыды.

Хан сараеның тарихи ядькәрләре белән танышып чыкканан соң, делегатлар Бакчасарайдан Акмәчеткә юл тотты.

Корылтайның пленар утырышы шунда үтәчәк.

XS
SM
MD
LG