Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Грузиягә яңа һөҗүм әзерлиме?


Лондондагы Кавказ сәясәте институты мөдире Denis Corboy
Лондондагы Кавказ сәясәте институты мөдире Denis Corboy
АКШның өч элекке дипломаты Русиянең Грузия чиге буена гаскәр туплавы һәм бу җәйдә анда тагын бер кораллы низаг кубу ихтималы турында белдерде. The New York Times гәзитендә басылган мәкаләдә алар Грузиядә "яңа фаҗига" булдырмас өчен Көнбатышны чаралар күрергә чакыра.

The New Yotk Times гәзитенең 6 май санында басылган мәкалә авторларының икесе – William Courtney һәм Kenneth Yalowitz – заманында Грузиядә американ илчеләре булган. Өченчесе, Denis Corboy – Европа комиссиясе илчесе. Шушы көннәрдә Corboy Тифлиста булып, радиобыз сорауларына җавап бирде.

– Шундый мәкалә язарга сезне нәрсә этәрде?

Corboy: Бар булган мәгълүматны бергә туплап, без, Русия шушы җәйнең азакларында яңа низагка әзерләнергә мөмкин, дигән нәтиҗәгә килдек. Шул турыда язарга булдык. Сүз уңаеннан, бу мәкаләдән соң борчулар тагы да артты.

– Борчулар ни өчен артты?

Corboy: Чөнки дәлилләр артты. Русия армиясенең Абхазия һәм Көньяк Осетия чигендә торуын үзегез дә беләсез. Ләкин аларның коралына карасагыз, ул чик саклау коралы түгел, сугыш коралы. Русиянең Кара диңгез флотына карасаң да сәер җиһазлар күрәсең.

Заманында Грузиядә Еврокомиссия илчесе, хәзер Лондонда Кавказ сәясәте институты мөдире Denis Corboy сүзләренчә, моңа тагын Мәскәүнең соңгы белдерүләрен өстәп карарга кирәк.

НАТОның партнерлык програмы нигезендә хвакытта Грузиядә барган хәрби күнегүләргә дә рәсми Мәскәү ачулы реакция белдерде. Гәрчә, аларның бер ел алдан планланганын һәм Русиягә бернинди куркыныч тудырмаганын Мәскәү яхшы белә, ди Corboy.

Denis Corboy сүзләренчә, Мәскәү Көньяк Кавказда йогынтысын арттырырга, Каспий диңгезенең ике ягында да энергия агымнарын үз контроленә алырга тели. Көнбатыш моңа юл куймаска тиеш дип саный ул һәм американ президенты Барак Обаманы июль аенда Мәскәүгә баргач, Русия рәсмиләренә Грузия мәсьәләсендә үзарга ярамаган чикне кызыл каләм белән сызып кайтырга чакыра.

The New York Times гәзитендә басылган мәкалә авторлары фикеренчә, Русия рәсмиләрендә Грузиядә "эш әле эшләнеп бетмәгән" дигән хис калган. Рәсми Мәскәүнең, җай чыкса, ул эшне шушы җәйдә эшләп бетерү теләге уянырга мөмкин, ди алар.

Дипломатлар фикеренчә, Грузиядә яңа низаг кабынса, ул узган елдагыдан яманрак фаҗига булачак. Моны булдырмас өчен алар Көнбатышны Мәскәүгә кисәтүләр ясап куярга чакыра. Икътисади чикләүләрдән алып, 2014 ел кышкы олимпия уеннарына бойкот белдерүгә кадәр.

Берүк вакытта алар Грузиягә карата да шундый ук дипломатик кисәтү чаралары күрергә кирәк ди. Мисал өчен, Көнбатыш Тифлисне Русия ягыннан провакацияләр булган очракта да, чамадан тыш җаваптан тотылып калырга өндәргә тиеш.

Моннан тыш, дипломатлар фикеренчә, Көнбатышка президент Саакашвили белән оппозиция арасында сәяси диалог булдырырга тырышырга кирәк.

Бер ел элек Русия белән Грузия арасындагы киеренкелек сугышка китерде. Әлегә андый киеренкелек күзәтелми, ди дипломатлар, ләкин Грузиянең зәгыйфьлеген искә алганда, вазгыять бик тиз үзгәрергә мөмкин, ди алар. Һәм шуны искә алап алдан чаралар күрергә чакыра.
XS
SM
MD
LG