Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү тарихны өйрәтүдә "булышмакчы"


"Тарих - ул фактлар гына түгел. Ул әле сабаклар да. Ул шулай ук бер буынның икенчесенә рухи вә әхлакый нәсихәте дә. Шул нәсихәтне саклау, баету һәм киләчәккә тапшыру - бу эштә чиркәү һәм тарих фәне һәрвакыт бергә булачак."

Всеволод Чаплин, урыс православ чиркәвенең җәмгыять белән эшләү бүлеге башлыгы






Шушы сүзләрен Чаплин Мәскәү дәүләт университетындагы тарих факультетының 75 еллыгына багышланган танталы җыелышта әйтте.

Русия конституциясе нигезендә дин (шул исәптән Урыс православ чиркәве дә) дәүләт эшләреннән тулысынча аерылган булуга карамастан, Путин-Медведев чорында чиркәү үз йогынтысын арттырганнан-арттыра бара.

Православ руханиләрне инде дәүләт оештырган һәр мөһим сәяси чарада гына түгел, ә мәктәпләрдә дә, төрмәләрдә, хәтта инде күпмилләтле һәм күпдинле гаскәрдә дә күреп була.

Чаплин сүзләреннән күренгәнчә, православ чиркәве хәзер тарих белән дә якыннан шөгелләнә башламакчы. Аның өчен бу яңа нәрсә булмаячак - урыс һәм Русия тарихының башлангыч чоры православ руханиләр тарафыннан язылу сер түгел.

Моны алар еш кына хакыйкатне инкярь итеп, чынбарлыкны бозып эшләве дә мәгълүм. Билгеле булганча, Московия дәүләте күтәрелгәндә, аның ашыгыч төстә әзерләнгән идеологик нигезе итеп Мәскәүне "өченче Рим" буларак кору фәлсәфәсе алына. Ягъни Московия диңгез артында яткан Бизантин дәүләтенең дәвамчысы итеп сүрәтләнә башлый.

Ә инде тарихны идеологик догма түгел, ә фән буларак алган галимнәр исә урыс дәүләтенең асылда Алтын Урда, ягъни татар ханлыклары нигезләрендә корылуы турында белдерә.

Әмма чиркәү алга сөргән тарих татар мәсьәләсенә бөтенләй башкача карый - ул татарларны Русия өчен бөтенләй ят итә, дошман буларак сүрәтли, татарлар белән булган каршылыкларны күпертә, ә уртак уңышларны йә киметеп күрсәтә, йә инде бөтенләй күрми.

Чиркәү өчен Русия тарихы - ул бар христиан дөньясын мөселманнардан саклап торган православ дәүләт тарихы. Бу караш заманча Русияне күпмилләтле, секуляр федерация итеп корганда да һич үзгәрми.

Всеволод Чаплиннең "Тарих - ул фактлар гына түгел. Ул әле рухи вә әхлакый нәсихәт тә" диюе, чиркәүнең нинди тарихны яклаячагына шик калдырмый.

Аның тарихка үз карашы булуы табигый күренеш, әмма урыс чиркәве бүгенге көндә дәүләттән торган саен күбрәк вәкаләтләр таләп иткәндә, ул үз интерпретациясен бар җәмгыяткә көчләп тага башламас дип әйтеп булмый. Киресенчә, Чаплин чыгышы чиркәүнең бу эшкә инде керешергә әзер торуын күрсәтә.

XS
SM
MD
LG