Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть бәясе соңгы ярты елдагы максимумга җитте


Нефть бәясе соңгы ярты елда иң югары дәрәҗәгә күтәрелде. Сишәмбе көнне булган алыш-бирештә бер мичкәнең бәясе 57,52 долларга җиткән иде. Бу хакта чәршәмбе көнне чыккан Нефтьне читкә сатучы илләр оешмасының (ОПЕК) белдерүендә әйтелә. Элегрәк ОПЕК илләренең "нефть кәрзине" 55,86 доллар тора иде.
Белгечләр, нефть бәяләренең артуына АКШ долларының кыйммәте төшүе, фондлар базарларында вәзгыятнең яхшыруы, нефть җыелмаларының кимүе турындагы хәбәрләрнең чыгуы сәбәпче булды, дип саный.
XS
SM
MD
LG