Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ялгыз ир-атлар бик күп


Яучылар Казанга җыена. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән яучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм алга таба бер-берсе белән даими бәйләнештә дә торачак.

Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, бу чара 19 июнь көнне булачак. Башкортстан, Мәскәү, Петербур, Иваново, Пермь – барлыгы 20дән артык төбәктән Татарстан башкаласына килергә теләк белдергәннәр инде. Бу чараны оештыручылар әйтүенчә, аларның максаты: яучылыкны активлаштыру һәм аларга ярдәм кулы да сузу.

Үрнәк алырдайлар да бар икән инде. “Татар гаиләсен бүлдыру өчен бөтен көч-куәтләрен куючыларның күпчелеге Мәскәүдә. Андагы күркәм ханымнар бу эшне 14 елдан артык башкаралар инде. Безнең үзебезнең Татарстан районнарында филиалларбыз бар. Аларның җитәкчеләре үзләрендә яучыларны сайлап һәр районда да яучыларыбыз булачак. Аларны берләштереп эшләргә җыенабыз”, ди Җиһаншина.

Наилә Җиһаншина
“Олуг Раббыбыз бер сөйгән ярны насыйп әйләсен” дигән максат белән эш башладык без, ди алар. Соңгы вакытта кайбер мәгълүмат чыганакларында “бер хатынмы, әллә күп хатынмы” дигән темага бәхәсләр дә булып алган иде.

“Лениногорски шәһәреннән шалтыратып, бездә күпчелекне гел ир-атлар гына, дип әйтәләр. Чүпрәле районы да хатын-кызлар юк дип белдерә. Без менә шулай районлап-районлап ир-атларны барлап Казандагы ялгыз хатын-кызлар белән таныштырырга мөмкинлекләребез артачак.

Бу мәсьәлә өстендә эшли башлагач дөньяда ир-атлардан да ялгызырак кеше юк икән дигән фикергә киләбез. Район үзәкләрендә дә, авылларда да шундый ук хәл. Шуңа күрә күп хатынлылык мәсьәләсе бездә бик актуаль түгел, дип саныйм мин. Авылда яшәүче егеткә икенче, я өченче хатын булырга чират торучы юк”, ди Җиһаншина.

Татарстан мөслимәләр берлегендә ялгызларның анкеталары көннән-көн арта икән. “Барлык ялгыз ир-ат, хатын-кызларны семинар көнендә үзебезгә чакырабыз. Шунда ук алар үзләренең теләкләрен дә белдерәчәкләр. Иң оста яучылар алар белән эшли башлаячак. Бәлки шушы көнне үк парларын табып бирергә дә мөмкинлекләре булыр”, ди Җиһаншина.

Әле май аенда гына Info-islam.ru сәхифәсе үзенең nikahrt.ru танышулар бүлеген булдырган иде. 20 көн эчендә анда теркәлүчеләр саны 900дән арткан. Әлеге танышулар бүлеген әзерләүчеләр әйтүенчә, Татарстаннан гына түгел, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән дә теркәлүчеләр бар икән.
XS
SM
MD
LG