Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы бердәнбер миллиардер кем?


Шушы көннәрдә 2008 ел декларацияләренә йомгак ясалды. Аның нәтиҗәсендә Татарстанда рәсми теркәлгән 1 миллиардер һәм 10 меңгә якын миллионер барлыгы ачыкланды.

Республика казнасына бу миллиардердан 253 миллион сум салым кергән. Аның исеме федераль сер дип киң җәмәгатьчелеккә игълан ителми.

Былтыр республикада 6 миллиардер булган. Татарстанда байларның кимүенә җәмәгатьчелек төрле фикер әйтә. Кемнәрдер әлеге дә баягы кризиска сылтый. Икенчеләр байлар үз керемнәрен әйтергә теләми, ди. Ничек кенә булмасын, күпләрнең бердәнбер миллиардерның кем икәнен һәм былтыргы биш байның кая киткәнен беләсе килә.

Күп кенә белгечләр, республиканың иң бай кешесе - Айрат Хәйруллин дигән фикердә тора. Ул, беряктан сәясәтче, Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Русия”ле, икенче яктан ил күләмендәге зур эшмәкәр. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, Хәйруллинның миллиардер булуында шикләнми. Өстәвенә, ул аны рубльле түгел, ә долларлы миллиардер, ди.

“1 миллиард сум Хәйруллин өчен зур акча түгел. Аның байлыгы миллард доллар белән исәпләнә. Башка байларга килгәндә, минемчә, республикада аларның саннары кимемәгән. Быел хакимият ришвәтчелек белән көрәшкә зур игътибар бирә башлады. Бәлки шуңа да, күпләр үзләренең байлыкларын күрсәтергә куркадыр. Кайбер эшмәкәрләр шул рәвешле күп кенә салымнардан качып кала. Татарстан икътисадыннан өметен өзгән эшмәкәрләр дә бар. Андыйлар үз эшен Мәскәүгә, яисә чит илләргә китеп дәвам итергә тырыша. Чынлыкта исә Татарстанда 1500гә якын миллардер бар дип уйлым. Алар рәтенә мин шәһәр башлыкларын, эре ширкәт җитәкчеләрен кертер идем. Мәсәлән, Вәгыйз Минһаҗевны гына алыйк. Аның Казансу елгасы ярында төзелгән сараен гына карагыз. Ул үзе миллиардлар тора”, ди Әхмәтов.

Рәсми мәгълүматларга караганда Татарстанда байлар юк булып чыга. Шул ук вакытта үткән тикшерүләр нәтиҗәсе күрсәткәнчә кыйбатлы машиналар сатылу буенча республика Мәскәүдән соң икенче урында тора. Мәсәлән, бүген кризис һәм эшсезлек хөкем сөргән вакытта Чаллы шәһәрендә тагын бер түрә “Майбах” машинасында йөри башлаган. Мондый маркалы машиналар дөньяда исәпле генә. Мәсәлән, былтыр 300 машина гына сатылган. Шуның 50-сен Русиядә яшәүчеләр алган. Бу машина ярты миллион евро тора.

Хәзер исә, Чаллы халкы бу машинада кем йөри икән дип “баш вата”. Алар фикеренчә, машинаның хуҗасы “КамАЗ” башлыгы Сергей Когогин, яисә "Татэлектромаш" технопаркы җитәкчесе Фаил Шәрифуллин булырга мөмкин.

Казан дәүләт технология университеты галиме Сергей Сергеев исә, Татарстан миллиардерлары рәтенә беренче чиратта Шәймиев гаиләсендәгеләрне кертә.

“Беренчедән байлар рәтенә мин “ТАИФ” җитәкчелеген кертәм. Альберт Шиһабетдинов, Сультеев, Айрат һәм Радик Шәймиевлар. Шулай ук миллиардерлар рәтенә “КамАЗ” башлыгы Когогинны да кертеп була. Ләкин бу ширкәтнең бүген хәле яхшылардан түгел, шуңа күрә Когогинның байлыгы бераз кими ала. Әлбәттә Айрат Хәйруллинның да миллиардер булуында шик юк. Әмма ул декларацияне Татарстандамы, әллә Мәскәүдә тапшырганмы икәне, билгеле түгел. Миллиардерлар турындагы рәсми мәгълүматларны мин чынбарлыкка якын, дип уйлыйм. Чөнки моның кадәр күп табыш китергән эшне яшереп калу бик авыр”, ди Сергей Сергеев.

Яшь икътисадчы Ринат Хәбибуллин, Татарстандагы миллиардерларны сәяси көчкә ия булучылар арасыннан эзләргә кирәк, ди. Зур эшкә тотынганда, артыңда сәяси ярдәм булмаса күп акча эшләп булмый, ди ул.

“Минемчә, республикада миллиардерлар саны рәсми игълан ителгәннән күбрәк. Алар рәтенә мин беренчедән, Шәймиевләрне кертәм. Миңа калса, хәзерге вакытта бер миллиардер ул Радик Шәймиев. Былтыргы алты бай арасына исә, Айрат Шәймиев кергәндер. Алар Татарстанда һичшиксез зур бизнес алып бара. Шул ук вакытта артларында сәяси көч тә бар. Мондый кешеләр генә үзенең табышлары турында курыкмыйча әйтә ала. Миллиардерлар рәтенә Моратов, Миңнеханов та керергә мөмкин. Айрат Хәйруллинга килгәндә, ул һичшиксез миллиардер, әмма аңа республикада бизнес алып бару кызык түгел. Шуңа күрә ул үз эшен Русия төбәкләренә таратмакчы”, ди Ринат Хәбибуллин.

Татарстанда миллардерлар күпме, алар кемнәр дигән сорауга шактый күп фаразлар әйтеп була. Рәсми мәгълүматларга караганда, республика бүген миллиардерларга бай түгел. Чынлыкта исә, Татарстанда хәл үзгә, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG