Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бастрыкин: Политковскаяны үтерүчеләр хөкем ителәчәк


Русия прокуратурасының Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин журналист Анна Политковскаяны үтерүче хөкем ителәчәк, бу җинаять ачылачак, дип белдерде.

Тикшерүчеләргә җәмәгать утырышчылары белән эш иткәндә осталык һәм белем җитмәде, диде. Без дә яңа шартларда эшләргә өйрәнәбез, диде Бастрыкин. Тикшерү эшенә килгәндә, бик зур эш башкарылды, диде ул.

Белгәнгезчә, жәмәгать утырышчылары мәхкамәсе Анна Политковсканың үтерелүенә бәйле рәвештә гаепләнүче кешеләргә аклау карарын чыгарды.

Журналист Политковскаяны үтергән һәм үтертүгә заказ биргән кешеләр һаман да табылмаган.
XS
SM
MD
LG