Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кнәзбикә Йосыпова Милли музейда кунакта


Кнәзбикә Ксения Йосыпова
Кнәзбикә Ксения Йосыпова

20 май көнне Казан Милли музеенда “Йосыповлар гаиләсе тарихы. Казан – Петербур – Париж” дип аталган күргәзмә ачылды. Бу җаваплы һәм мөһим чарада кнәзбикә, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Йосыповлар сарае җитәкчесе Нина Кукурозова катнашты.

Хәзерге вакытта кнәзбикә Грециядә яши. Бу аның тарихи ватанына унберенче тапкыр килүе. Бу юлы исә кнәзбикә Петербурга да юл уңаеннан кереп чыкан. Чөнки аның төп максаты - биш гасыр элек Йосыповлар нәселе барлыкка килгән Казан шәһәре.

Петербурда кнәзбикәне тышкы эшләр Департаменты җитәкчесе Тимур Акулов, Татарстанның Петербурдагы вәкиле Шамиль Әхмәтшин, эшмәкәр Җәлил Гыйниятуллов һ.б. каршы алган.

Кыска, ләкин җылы очрашу барышында Ксения ханым Йосыповларның иң беренче башлангычы булып Йосыф хан торганлыгын сөйләп узган. Әтисе ягыннан ул – Шереметьева, ә әнисе ягыннан – Йосыф хан нәселеннән Йосыпова икән.

Нина Кукурузова (С), Ксения Йосыпова һәм Зилә Вәлиева

Русиядә ике иң данлыклы һәм аристократ фамилиясен йөртүче ханым бүген бик тыйнак кына яши. Аның ире – грек, Илиас Сфири, тумышы белән Итака утравыннан, “Shell” компаниясендә эшләгән, хәзер исә пенсиядә. Аларга онык бүләк иткән кызлары Татьяна бар.

Әйтергә кирәк, заманында патша калдыкларына тиңләштерү өчен нәкъ менә Ксения ханымнан кан алган булганнар.

Милли музейдагы очрашуда премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева шушындый кыска вакыт эчендә күргәзмәне оештырган, ярдәм иткән музей җитәкчесе һәм аның хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. “Заман һәм буын чылбыры өзелмичә, безнең көннәргәчә килеп җитүенә без бик шат”, дип Ксения ханымга да килгәне өчен рәхмәтен белдерде.

Кнәзбикә исә, үзенең чыгышында барысына да рәхмәтләрен һәм тарихи ватанына аяк басуына чиксез шатлануын әйтте.
Зилә Вәлиева Ксения Николаевнага кулдан эшләнгән “Сокландыргыч Сөембикә” асылмалы алкалар бүләк итте.

Аннан соң, кунаклар музейда сәяхәт иттеләр. Берничә минутлык интервьюсында Ксения ханым үзенең Казанга килүенә бик шат булуын, киләчәктә тагын килергә тырышуына, гаиләсе, аның тарихы белән горурлануын белдерде.

“Балаларыгызга гаиләгез, шәҗәрәгез турында сөйлисезме? Киләчәктә аларны да Казанга алып килергә теләгегез бармы?” дигән сорауга, кнәзбикә “Юк, әлегә сөйләмим. Кечкенә вакытта миңа да сөйләмәделәр һәм мин әти-әниемә рәхмәтле, чөнки ул яшьтән әле бала җилкәсенә андый җаваплылык өяргә кирәкми. Ә киләчәктә, алла боерса, балаларны монда алып килү, күрсәтү теләге бар”, дип җавап кайтарды ул.

XS
SM
MD
LG