Accessibility links

Байденны Косовода җылы каршы алдылар


АКШ вице-президенты Джо Байден Балкан сәфәрен дәвам иттереп бүген Косовога килде. Аны анда җылы каршы алдылар. Меңләгән кеше Байденны юл буйлап байраклар болгап сәләмләп торды. Үткән елда Сербиядән аерылып, мөстәкыйльлек игълан иткәннән соң Байден Косовога килгән беренче югары дәрәҗәле АКШ рәсмие булды.

Ул Косово җирле җитәкчеләр белән очрашты, Косово хөкүмәтенең эшчәнлегенә хуплау белдерде.
Ул мөстәкыльлек игълан ителгәннән үткән бер елда эшләнгән эшкә югары бәя бирде.

Кичә АКШ вице-президенты Джо Байден Сербиядә булган иде. Ил башлыгы Борис Тадич Косовоның бәйсезлеген беркайчан да танымаячак, дип белдергән иде.

Байденның Балкан сәфәре АКШның бу төбәк белән кызыксынуы артуын күрсәтер өчен оештырылды, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG