Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азан белән рок ярышы


“Мөслимә” оешмасы башлыгы Әлмирә Әдиятуллина, башка күп кенә күңел ачу бәйрәмнәре белән беррәттән, “Тынычлыкның яратылышы” рок фестивален дә Казан кирмәне янында үткәрүгә каршы чыга.

Фестивальне үткәрү урынын үзгәртүне сорап мөслимәләр Татарстан президенты Миңтитмер Шәймиевка хат та юллаган. Үз карашларын “Азатлыкка” Әлмирә Әдиятуллина болай аңлатты.

“Без “Кол Шәриф” мәчетенең, ислам диненең кадерен арттыру һәм киләчәк буынга фаҗигале тарихыбызны аңлату максатыннан, Казанны саклауда һәлак булган бабаларыбызның рухларын рәнҗетмәс өчен “Кол Шәриф” мәчете янында бернинди дә шау-шулы чаралар үткәрелергә тиеш түгел дигән мәсьәләне күтәрдек. Казанны саклаучылар рухы рәнҗемәс тә, безгә бәддога булып кире кайтмас, дип кем әйтә ала? “Кол Шәриф” янында “Тынычлыкның яратылышы”ын үткәрү ислам дөньясына зур зыян китерә. Яшь җитәкчеләр тарихны күбрәк аңласыннар иде. Шәймиевкә язган хатта без, бу фестивальне яңа ипподром яисә башка берәр җирдә үткәрүне сорыйбыз”, ди Әлмирә Әдиятуллина.

Фестивальне оештыручылар әлегә бу чараның кайда узачагын төгәл әйтми. Әмма рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, ул барыбер элекке урынында үткәреләчәк.

Татар җәмәгатьелеге исә, бу урынның үзгәрә алуына да ышана. Чөнки “Әдиятулиина башлаган эшен ахырга кадәр җиткерүче хатын”, ди алар. Русия паспортына яулык киеп төшергә рөхсәт бирә башлау, Казан Кирмәне янында урнашкан “Раки” сыра барын алдыру, сыра бәйрәмен үткәрми башлау - барысы да Әдиятуллинаның ирешелгән уңышлары.

Республиканың мөселман әһелләре арасында Әлмирә Әдиятуллинаны яклаучы, шул ук вакытта аның фикерләренә битараф булучылар да бар. Татарстан диния назәрәте җитәкчелеге быелгы феситивальнең Кирмән янында үтәчәгенә үз хәер фатихасын бирмәгән. Былтыр исә, алар бу фесивальне татулык һәм тынычлыкка өндәү чарасы буларак, уңай кабул иткәннәр.

Татар җәмәгатьчелеге арасында да бу мәсьәләгә төрлечә караучылар бар. “Заманында дин әһелләре риза булмыйча, хакимият Казан кирмәне янында сыра бәйрәмен үткәрми башлады. Дөрестән дә мәчет каршында хәмер эчемлек эчеп йөреп, мисс-күкрәк һәм шуның ише бәйгеләр үткәреп йөрү килешеп тә бетми. Әмма концерт, фестивальләрнең нинди начарлыгы бар? Өстәвенә кирмән янында цирк, футбол стадионы, “Пирамида” үзәге дә урнашканын онытырга ярамый. Мәсәлән, футбол уйнаганда шулай ук каты тавыш һәм нинди генә көтелмәгән хәлләр булмый. Алайса бу биналарны да мәчет яныннан алып куярга кирәк”, диючеләр дә очрый.

Татарстанның үзәк төбәге баш казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров исә, фестивальнең үткәрү урынын алмаштыру дин әһелләре көченнән килми, ди.

Шулай да, хакимият мондый шау-шулы чараларны мәчет янында түгел, ә башка җирдә үткәрсә яхшырак булыр иде, ди ул.

“Халыкка да, хакимияткә дә, дин әһелләренә дә андый чараларны һәрвакыт күзәтеп барырга кирәк. Без гаилә, яшьләрне тәрбияләү чараларына каршы түгел. Ләкин һәр нәрсәнең үз урыны була. Беркем дә абзарга барып бәйрәм үткәрми, намаз да укымый, чукынмый да. Аллага шөкер шәһәр буйлап бик күп урыннар бар. Яңа ипподром, “Казан” милли мәдәни үзәге мәйданы булсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд тә күңел ачуга каршы булмаган. Ярышкан, чабышкан, сәхәбәләрнең кылыч белән көрәшкәннәрен дә карап торган. Бу чараларга без каршы түгел. Феситивальне кирмән янында үткәрергә уйлаганнар икән, без аны тыя алмыйбыз. Әмма башка юлы мондый чараларның үткәрү урыннарын уйлаганда киңәшеп эшләргә кирәк. Хакимият әһелләре дә чараның урынын билгеләгәч кенә, дин әһелләрен бирегә күңел ачарга түгел, ә алдан ук киңәшергә чакырсын иде”, ди Рөстәм Зиннуров.

Татар җәмәгатьчелеге арасында мондый фикер әйтүчеләр дә бар. Янәсе Төркиядә мәчетләрдән 200 адым ераклыкта күңел ачу үзәкләре ачырга ярый дигән тәртип бар икән. Татарстан дин әһелләре моның турында берни белми. Шулай да Казанда Төркия тәртипләре белән фикер йөртсәң кирмән янындагы мәйданда бәйрәмнәр үткәрү ярый булып чыга. Чөнки мәчеттән алып бәйрәм узучы мәйданга кадәр 300 адым ясала.


XS
SM
MD
LG