Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәфәров: милициягә каршы кампания бара


Татарстан Эчке эшләр министры, матбугатта милициягә каршы кампания бара, дип белдерде. Бүген министрлык каршындагы Иҗтимагый шура утырышында милициянең эшчәнлеген мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләсе каралды.

Министр Әсгать Сәфәров, милициянең эше объектив яктыртылмый, дип саный. Сәфәров, майор Евсюков тарихыннан соң милициягә каршы кампания башланды, дип әйтте.

Бүгенге утырышка мәгълүмат чаралары башлыклары, "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе дә катнашты.

"Татмедиа" башлыгы Марат Моратов, бер кешенең негатив мисалына карап кына милициягә нәтиҗә чыгарырга ярамый, хакимияткә ышанычны бетерергә кирәкми, дип әйтте.

Мәгълүмат чаралары җитәкчеләре үз чиратында Эчке эшләр министрына, мәгълүматларны оператив рәвештә биреп барырга үтенде.

Министр телгә алган майор Евсюков Мәскәүдә 3 кешене атып үтергән иде, 6 кешене яралаган иде.
XS
SM
MD
LG