Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида Европа Берлеге-Русия саммиты тәмамланды


Җыеннан соң үткән матбугат очрашуында Русия президенты Дмитрий Медведев энергетика өлкәсендә яңа хокукый базаны төзү юнәлешендә сөйләшүләрнең дәвам итүенә өметләнүен әйтте.

Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэл Баррозу, Русиянең тәнкыйтенә карамастан Европа Берлеге үзенең Энерегия хартиясе принципларыннан баш тартырга җыенмый, дип белдерде. Бар илләр дә булган кризисның кабатлануын теләми, диде ул.

Шул ук вакытта Дмитрий Медведев, "Көнчыгыш партнерлык" программасан Русиягә каршы кулланудан тотылып калырга чакырды.

Европа Берлегендә рәислек иткән Чехия президенты Вацлав Клаус моңы җавап кайтарды. Ул, без Дмитрий Медведевка элекке совет республикалары белән хезмәттәшлекне күз алдында тоткан "Көнчыгыш партнерлык" программасының Русиягә каршы юнәлтелмәгәнен аңлатырга тырыштык, диде.

XS
SM
MD
LG