Буген Молодовада Русия илчесе Андрей Негуца президент урынына нәмзәт итеп күрсәтелде. Бу хактагы мөрәҗәгатьне коммунистлар фиркасе депутатлары ясаган, дип хәбәр ителә.
Элегрәк, коммунистлар исеменнән нәмзәт итеп премьер-министр Зинаида Гречаная теркәлгән иде. 20майда булган сайлауда коммунистлар вәкиле Гречаная сайлана алмады. Аңа ул вакытта бер тавыш җитмәде. Оппозиция фиркаләре бу сайлауга байкот белдергән иде. Яңа сайлаулар 28 майга билгеләнгән.