Accessibility links

АКШ икътисады төзәлсә, доллар нигә төшә?


Бу атнада АКШ долларының бәяcе халыкара акча базарында ел башыннан бирле иң түбән дәрәҗәсенә төште. АКШ рәсмиләре ил икътисадының тотрыклылана баруы турында белдергәндә, бу күренеш нәрсә белән аңлатыла?

Булган акчасын долларга алмаштырып куйган кешегә долларның тагын да түбән тәгәрәве һич тә көтелмәгән һәм кәефне күтәрми торган күренеш.

Бу атнада доллар ел башыннан бирле евро яки башка төп акча берәмлекләренә карата иң түбәнгә дәрәҗәсенә тәгәрәде. Кайберәүләр моны АКШ икътисадының хәле тагын да начараю дип бәяләргән мөмкин.

Әмма долларның төшүе АКШ рәсмиләре икътисадның җанлануы турында зур өметләр белдергән чакка туры килә.

Чәршәмбе АКШ финанс министры Тимоти Гайтнер: "финанс системабызның аякка баса башлавын күрсәтүче мөһим ишарәләр бар", - диде.

Димәк, долларларын күпләп сата башлаган инвесторлар Гайнтер әймтәгән башка берәр мөһим мәгълуматны беләме икән?

Лондондагы "Capital Economics" аналитик үзәгенең базар икътисадын өйрәнүче өлкән белгече Дҗон Һиггинс әйтүенчә исә, долларларын сатучы инвесторлар да АКШ финанс министрының оптимизмы белән килешә.

Чынлыкта, инвесторлар югалту куркынычы аз булган, шул ук вакытта табышы да аз булган АКШ хөкүмәте облигацияләреннән акчаларын күбрәк табыш китерә алучы, шул ук вакытта югалту куркынычы да күбрәк булган кәсепчелек базарына күчерә.

Финанс белгечләре әйтүенчә, инвесторлар акчаларын финанс базарларына күчерә, үсеп килүче илләрнең акчаларына, Австарлия һәм Яңа Зеландия долларлары кебек куллану таварларына нигезләнүче акчаларга алмаштыра.

Кисәк кенә шундый кыюрак инвестициягә күчү дөнья икътисадындагы төшенкелекнең тәмамлануын аңлатамы? Һич тә алай түгел икән. Аналитиклар әйтүенчә, дөнья икътисады әле дә бик куркыныч хәлдә. Әмма күпчелек кыю инвесторлар инде хәл куркып тик утырырлык түгел дип саный.

Долларның төшүенә тагын башка нәрсәләр дә тәэсир итә ала. Шуларның берсе - кайбер инвесторларның Вашингтон икътисадны җанландыру өчен артык күп акча түгә дигән борчылуы була ала.

Ягъни Вашингтон әйләнешкә күбрәк долларлар чыгара, шуның белән инфляция куркынычын арттыра дигән борчылу. Бу исә шул ук акчага иртәгә бүгенгегә караганда азрак әйбер алуыңны аңлата.

Ни генә булмасын, доллар бәясе төшү өчен төрле сәбәпләрнең бергә кушылуы дөнья икътисадын күзәтеп баручыларның төрле каршылыклы хисләренең дә бергә кушылуы булып тора.

Әле акчаны кулдан ычкындырмый торыргамы? Яки инде, икътисад төзәлә икән, көндәшләрдән алдарак булу өчен кыюрак эш итәргәме?

Бүген инвесторлар бергәләп тә, аерым аерым да сораулар турында уйлана.
XS
SM
MD
LG