Accessibility links

Башкортстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау


Башкортстан мәктәпләрендә дә 23 май көнне күпләр өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Быел республикада 40 меңнән артык бала 11 нче сыйныфны һәм 51 мең бала 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Шушы уңайдан шимбә көнне барлык мәктәпләрдә дә бәйрәм тантаналары оештырыла. Мәгариф министры Зиннәт Аллаяров исә барлык укучыларны һәм аларның укытучыларын чираттагы уку елы тәмамлану һәм чыгарылыш сыйныф балаларының зур тормыш юлына аяк басуы белән котлады.

“Быел да Башкортстанда бердәм дәүләт имтиханы системасы кулланылачак. Бу тәртип күп бәхәсләр уятса да, ул әле гамәлдә кала. Ничек кенә булса да, балаларга яхшы белем алу, ә укытучыларга сыйфатлы белем бирү таләпләре шул ук кала”, дип белдерде Зиннәт Аллаяров журналистлар белән сөйләшүдә.

Бердәм дәүләт имтиханы җәмәгатьчелек арасында гына түгел, мөгаллимнәрнең үзләрендә дә еш кына канәгатьсезлек тудыра. Шул ук вакытта ул кайбер укытучылар өчен файдага гына дигән фикер дә туа. Чөнки, яшерен-батырыны юк – мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханы билгеләрен дә сатып алырга мөмкин бүгенге көндә. Димәк, елгыр укытучыларга гаилә бюджетын арттыру мөмкинлеге дә бар.
XS
SM
MD
LG