Accessibility links

Кайнар хәбәр

H1N1 гриппы Русиягә килеп җитте


Мәскәүдә АКШтан кайткан яшь кешедә шушы грипп вирусы табылган. Русиянең баш санитар табибы Генадий Онищенко бу мәгълүматны раслады.

Авыру эләктергән кеше Нью-Йоркта, университетта эшләгән. Аның Мәскәүдәге бөтен туганнары тикшерелгән, аларда авыру табылмаган.

Куркыныч чир эләктергән шушы кеше Мәскәүдә инфекция хастаханәсенә салынган. Аны дәвалыйлар, авыруның хәле әйбәт, дип хәбәр ителә.

Кичә Русиянең баш табибы Генадий Онищенко Русиягә грип көзен килеп җитәргә мөмкин, дип фаразлаган иде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда "дуңгыз гриппы" белән чирләүчеләр саны 11 168 җитте.
XS
SM
MD
LG