Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина һәм Русия әлегә килешмәде


29 апрель очрашуы, Мәскәү
29 апрель очрашуы, Мәскәү

Украина киләчәктәге транзит исәбенә җир асты газ саклагычларын тутырып куярга сорый. Русия бу тәкъдимгә шикләнеп карый.

Астанада үткән БДБ илләре башлыклары Шурасы җыены кысаларында, Русия премьер-министры Владимир Путин берничә коллегасы белән аерым күрешеп алды. Алар арасында Украина премьер-министры Юлия Тимошенко да бар иде.

Соңыннан журналистлар алдына чыгып Русия премьеры сөйләшүнең эчтәлеге турында кыскача мәгълүмат бирде.

Без киләчәктә куылачак газ өчен түләү мәсьәләсен тикшердек, диде Владимир Путин.

Киев Русиядән җир асты саклагычларын тутырып куярга ярдәм сорый. Сүз 15 миллион кубометр газ турында бара.

Украина киләчәктә куылачак транзит исәбеннән түләргә тәкъдим итә, дип яза "Интерфакс" агентлыгы. Мәсьәләнең хакы - $4,8 миллиард, диде Путин.

Украина хөкүмәте башлыгы Юлия Тимошенко: "Әлегә ахыргы карарга килмәдек, әмма көз һәм кыш көннәрендә системаның тотрыклы эшләргә мөмкинлек бирәчәк компромисс карарга килербез дип өметләнәм", диде. Матбугат очрашуында ул, газ тутыру булачак, дип әйтеп Русия премьерына карап куйды.

Премьер-министр Владимир Путин, Украина алдында торган мәсьәләне хәл итүгә үз өлешебезне кертергә риза, дип әйтсә дә, 5 елга алдан түләүнең куркынычлы яклары шактый, алда президент сайлаулары тора, дип җавап бирде.

Шуның белән бергә Путин Украина президентының аванс түләүнең канунсыз дип санавына игътибарны юнәлтте. Мондый шартларда мәсьсәләнең хәл ителүендә шикләнәм, диде Путин.
XS
SM
MD
LG