Accessibility links

Фәрит Мөхәммәтшин интернетка чыкты


22 майда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның туган көнендә аңа багышланган интернет сәхифә эшли башлады. Аның адресы - www.speaker.tatarstan.ru

Парламентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, интернет сәхифә аша Фәрит Мөхәммәтшинның парламенттагы эшчәнлеге белән генә түгел, аның башка оешмалардагы киң кырлы эше белән дә танышып барырга мөмкин булачак. Интернет сәхифәдә парламент, Европа Шурасы, фән, фиркадәге эшчәнлек, биография дигән бүлекләр бар.

www.speaker.tatarstan.ru сәхифәсендә Фәрит Мөхәммәтшинның шәхси архивыннан алынган рәсемнәр дә урнаштырылган.

Сәхифә әлегә урыс телендә генә эшли.
XS
SM
MD
LG