Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентлар китабы мәхкәмәгә илтә


Казакъстан президенты турындагы китапны язучы дәүләт серен ачуда гаепләнә. Татарстан президентының элекке сүзчесенә дә Миңтимер Шәймиев турындагы китабы өчен җинаять эше кузгатылган иде.

Ирек Мортазинның “Миңтимер Шәймиев: Татарстанның соңгы президенты” дигән китабы республика башлыгының абруена зыян китерерлек, дәрәҗәсен төшерерлек ялган мәгълүматлар бирә, андагы кайбер сүзләр шәхси тормышына кысылу булып тора һәм гаилә серләрен ача дип табылган иде.

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевның элекке кияве Рахат Әлиевның китабы да илдә зур шау-шу уятты. Аны дәүләт серләрен ачуда гаепләделәр.

“Кайнатай абзый” (Крестный тесть) дип исемләнгән китапта озак еллар дәүләт җитәкчесе булган Назарбаевның җәмгыяви һәм шәхси тормышы чагыла. Аның төрле алымнар кулланып идәрә итүе, каты бәгырле булуы сүрәтләнә. Дәүләт серләре ачыла.

Хәзерге вакытта Австриядә качып яшәгән президентның элекке кияве дәүләткә хыянәттә, коррупциядә, акча юуда гаепләнеп 40 елга төрмә җәзасына хөкем ителгән иде.

Моңа өстәп урыс һәм алман телләрендә 540 битлек бу китап тагын бер җинаять эше башлауга китерде. Хәзер Әлиевны канунсыз дәүләт серләрен ачуда гаеплиләр.

Бу атнада Казакъстанның прокуроры мәгълүмат чаралары аша әлеге китапны хәтта кулга алу гына да бик күңелсез хәлләр белән төгәлләнергә мөмкинлеген кисәтте.

“Әлеге китапны алучы һәм таратуы кеше ачыкланса, алар җинаятьче Рахат Әлиевкә ярдәмче рәвешендә гаепләнәчәк. Чөнки ул бүгенге көндә мәхкәмәдән качып йөри. Моннан тыш китапта дәүләт серләре бар. Әлеге серләрне белергә хокукы булмаган кешеләргә аларны уку тыела”, диде ул.

Китапта Әлиевның Назарбаев белән шәхси сөйләшү вакытында тасмага язылган сүзләре китерелә. Шулай ук президентның төрле җитәкчеләр белән телефон сөйләшүләре бәян ителә, хатлар һәм документларның нөсхәләре урнаштырыла.

Әлиев үз китабын документаль роман дип атый һәм аның төгәл фактларга нигезләнгәнен әйтә. Аны Казакъстанда тыю исә мине тагын да күбрәк танытачак дигән фикердә тора ул.

“Генераль прокуратураның миңа һәм минем китабыма карата чираттагы җинаять эше кузгатуы бу фактларның дөреслеккә туры килүен раслый”, ди ул.

Президентның нәкъ үзенә килгәндә, Әлиев аның бик күп байлыкка ия булуын белдерә. Һәм аның фаразлавынча, ул президент кәнәфиен 2035 елда элекке “Казакъстан гүзәле” бәйгесендә җиңүче булган 28 яшьлек яшертен хатынының улына бирергә исәп тота.
XS
SM
MD
LG