Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия президенты итеп яңадан Келер сайланды


Германия президенты итеп икенче тапкыр Хорст Келер сайланды. Ул беренче турда ук 613 тавыш җыйды.

Германиядә ил президентын җәмәгать эшлеклеләре һәм парламент вәкилләреннән торган махсус җыен сайлый. Келер нәмзәтен христан демократлар һәм аларның тарафдарлары яклап чыкты. Президент урынына элекке профессор Гезине Шван да дәгъва итте. Аңый өчен социаль демократлар тавыш бирде.

Келергә 66 яшь. Ул Германия президенты булып сайланганчы, Халыкара валюта фонды җитәкчесе булып эшләгән.
XS
SM
MD
LG