Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурдагы бер төркем мөселманнар кыйналуга зарлана


Петербурдагы “Мәккә” һәм “Татарстан” оешмалары башлыгы Ренат Вәлиев ОМОН мөселманнарны кыйнады, дип белдерә. Башка чыганаклар моны кире кага.



“Мәккә” дини оешмасы һәм “Татарстан” татар җәмгыяте башлыгы Ренат Вәлиев Петербур татарларының интернет сәхифәсендә, Апраксин мәчетендә булган хәлләр турында озын хикәя язып калдырган.

Вәлиев язганча, җомга намазы вакытында мәчеткә ОМОН төркеме бәреп кергән һәм йөзләп мөселманны кыйнаган, кайсеберләрнең телефоннарын, кибеттә сатып алган хәләл итләрен тартып алган.

Петербур мөселманнарының Координация оешмасының башлыгы Шамил Могатдаров һөҗүм һәм кыйналулар хәбәрен кире какты. “Эхо Москвы” радиосына биргән әңгәмәдә ул тикшерү булуын таныган, әмма, бер кем дә кыйналмаган, дип әйткән.

Сүз Апраксин базары янындагы йортта гыйбадәт кылу өчен арендага алынган бүлмәләр турында бара.

Петербурның эчке эшләр Идарәсе, Федерация хезмәте Апраксин базарында канунсыз мигрантларны эзләде, бу гыйбадәтханәгә йөрүче Үзәк Азия мөселманнарының документларын тикшерде, дип хәбәр итте. Шәһәр милициясе шулай ук мөселманнарның кыйналуын кире кага.

Петербур мөселманнарының Координация оешмасы башлыгы Шамил Могатдаров, бу гыйбадәтханәнең аренда документлары тәртиптә булмаган, дип хәбәр иткән.

Ренат Вәлиев интернеттагы сәхифәсендә Петербурда мөселманнарга даими басым ясалуы турында әйтә һәм, кайбер мөселманнар сүзләренә таянып, бу Апраксин гыйбадәтханәсендә булган хәлләрдә Петербур имамнарының берсен гаепли. Ул шулай ук, Петербур һәм Ленинград өлкәсе мөселманнарын Русиянең Европа өлеше Диния назәрәте каршында берләшергә чакыра.
XS
SM
MD
LG