Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел-Урал яшьләре берләшергә тели


Җыенда катнашучылар, 21 май 2009 ел.
Җыенда катнашучылар, 21 май 2009 ел.

Бер дистәгә якын милли оешма Йошкар Олада үткән очрашуда Идел буе һәм Урал яшьләренең Координация Шурасын үткәрүгә әзерлек башларга килеште.



Мари Эл республикасы башкаласы Йошкар Ола шәһәрендә үткән "Дуслык күпере" җыенында мари, чуаш, татар яшьләр оешмалары катнашты. Алар һәр оешмадан икешәр кешене сайлап Координация Шурасына әзерләнүче эшче комиссия төзәргә килеште. Бу хакта
"Дуслык күпере" җыенында кабул ителгән карарда әйтелә.

Идел буе яшьләр оешмалары, берләшмәләре һәм хәрәкәтләре лидерлары очрашуы турында "Азатлык" радиосына Мари республикасындагы милли хәрәкәт җитәкчесе Рамай Юлдашев хәбәр итте.

Бу документта шулай ук, милли яшьләр оешмалары милли һәм дини нәфрәткә, кыерсытуларга каршы көрәшергә, милли телләрне үстерергә ярдәм итәргә, төрки һәм фин-угыр халыклары арасында элемтәләрне ныгыту максатында уртак чаралар оештырырга җыена, дип әйтелә.

Шулай ук, карарда әйтелгәнчә, Мари Эл һәм Татарстандагы шушы милли яшьләр оешмалары Төрки яшьләрнең халыкара Берлеге һәм Фин-угыр халыкларының яшьләр Бергәлеге эшендә актив катнашырга тели.

Җыенда, Йошкар Оладагы "Очрашу" татар яшьләр клубы, "У вий" мари яшьләр берлеге, "ВийАр" мәдәниара бәйләнешләр үзәге, Казаннан "Сувар" чуаш яшьләр берлеге, "Үзебез" яңа буын яшьләр хәрәкәте, "Шәрык" яшьләр клубы, "Идель" яшьләр үзәге, Бөтендөнья татар яшьләр форумы бюросы вәкилләре катнашты.
XS
SM
MD
LG