Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Каровон" рус фольклер бәйрәме үтте


Бүген Лаеш районында урнашкан Никольское авылында елдагыча “Каравон” рус фольклер бәйрәме үтте. Ул Татарстанның дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Быелдан башлап, "Каравон" Идел буе рус фольклер фестивале рәвешендә үткәрелә.

Бәйрәмдә күрше республика вәкилләреннән җыелган фольклер коллективлары да катнашты. Быелгы чарага Саха-Якут республикасы артистлары да килде, дип яза агентлыклар.

Хакимият исеменнән "Каравон" бәйрәмендә Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, вице-премьер һәм мәдәният министры Зилә Вәлиева чыгыш ясады.

Чарага Татартанга бу көннәрдә килгән кнәзбикә Ксения Юсыпова да чакырылган иде.

"Каравон" фестивалендә 90га якын фольклер анссамбле катнашты. Бәйрәмдә халык җырлары һәм такмаклар башкарылды. Кунакларга милли күлмәкләр, кул эшләре күрсәтелде. "Каравон"да уеннар үткәрелде, шушында пешерелгән ботка да тәкъдим ителде, дип яза бу хакта "Татар-информ" агентлыгы.
XS
SM
MD
LG